Бөгелмә ш. Кольцов урамы буенча 36 фатирлы торак йортны файдалануга тапшыру

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 07 декабрендә Бөгелмә ш. Кольцов урамы буенча ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Бу тантана чарасында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, БЗТИ башлыгы Р.М. Галиев катнашты.

Кольцов урамы буенча 36 фатирлы торак йортны төзү эшләре 2015 елның  сентябрь аенда башлана. "ЖилСервис" төзелеш оешмасы подрядчы буларак катнаша. Сыйфатлы итеп ремонтланган фатирлар исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителгән. Йортта энергияне янга калдыру максатларында хәрәкәт датчиклары булган җайланмалар урнаштырылган. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандуслар каралган. Йортның гомуми мәйданы – 1943,16 квадрат метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International