Юдино поселогының мәктәбе 2017 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Юдино поселогының Бирюзовая урамы буенча урнашкан 153-нче номерлы мәктәбе 2017 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Киләсе елда биредә түбәндәге эшләр башкарылачак: сантехника, электр һәм җылылык бирү системалары алмаштырылачак, фасад ремонтланачак, сыйфатлы һәм нык түбә урнаштырылачак, шулай ук бинада чиста отделка эшләре башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, бу елда Татарстан башкаласында капиталь төзекләндерү программасы нигезендә 20 мәгариф учреждениесе ремонтланды: 17 мәктәп һәм гимназия, шулай ук 3 балалар бакчасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International