ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнар кабул итүнең гомумроссия көне үткәрелә. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.

Бүген Татарстан Республикасында 1,2,3 төркем инвалидларына,инвалид балаларына һәм аларның законлы вәкилләренә түләүсез ярдәм күрсәтүенә багышланган чара үтте.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе "Калейкино ст. ТКХ" ҖЧҖ карата прокуратура белән килештереп, планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында 3 торак йортта Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары (алга таба ПиН) бозылуның 44 очрагын ачыклады, ә атап әйткәндә:  катлардагы эл. щитларының ишекләре ачык; баскыч мәйданындагы яктырткычның плафоны юк; баскыч басмалары астында эл. щитлары бүлмәсенә керә торган ишек юк; шунда ук бикләгеч җайланмасы да юк; баскыч басмалары астында чүп-чар тулган; чорма бүлмәсенә чыга торган ишектә бик юк; подъездга керә торган тимер ишек бусагасы астында ярык күренә; подъезд өсте түбәләрендә чүп-чар бар; йорт периметры буйлап нигез күперчекләрендә көзге яфраклар ята; подвал бинасы чүп-чар белән тулган һәм пычрак; подвал бинасында кипмичә калган дым шәйләнә; подвал биналарына санитар эшкәртү (дератизацияләү, дезинфекцияләү) үткәрелмәгән; подъездларны төзекләндерү ешлыгы сакланмый.Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Калейкино ст. ТКХ" ҖЧҖ җитәкчесе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.Тикшерү нәтиҗәсендә инспекция тарафыннан "Калейкино ст. ТКХ" ҖЧҖ  идарәче компаниясенә бозуларны бетерү күрсәтмәләре бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

2016-нчы елның 1-2-нче декаберендә Росси Федерецисенең Иҗтимагый палатасында ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольне һәм "Акыллы кулланучы мәктәбе" исемле федераль проектын үстерү өчен бишенче бөтенросси киңәшмәсе узды. Эшнең беренче көне кысалалрында "ТКХ өлкәсендә законны җайга салу" темасына "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Дәүләт, муниципаль һәм иҗтимагый контролен хокукый тәэмин итү белән, региональ узенчәлекләре һәм төп проблемалары белән бәйле, җәмагатьчелек белән контроль-күзәтчелек органнары һәм аларны чишү ысуллары үзара хезмәттәшлелек иткәндә барлыкка килә торган мәсьәләләрне карадылар.


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 14 ноябреннән башлап 30 ноябренә кадәр булган чорда, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы А.В. Чибис йөкләмәсен үтәү максатында, Чистай зонасы торак инспекциясе Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнары идарәче оешмалары тарафыннан йорт эчендәге газ җайланмаларының карап тотылуын һәм төтен чыгару юлларына һәм җилләтү каналларына техник хезмәт күрсәтүләрнең оештырылуын тикшерү өлешендә күпфатирлы торак йортларны карап чыкты.

1-4 декабрьдә Гетеборге да (Швеция) EuroSkills 2016 чемпионаты узды. Анда команданың барлыгы 28 ил, шул исәптән Россия җыелма командасы составында 43 кеше.


3
декабрь, 2016 ел
шимбә

Быелның ун ае эчендә Татарстан халкы 18 меңнән артык Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать иткән. Бу үткән елның шушы чорына карата мең мөрәҗәгатькә артык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.  

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.    


2
декабрь, 2016 ел
җомга

ТР төзелеш министрылыгында министр И. Э. Фәйзуллин җитәкчесе кушуы буенча алдынгы предприятиеләр,  кирпеч төзелешен җитештерүчеләр белән, "түгәрәк өстәл" үткәрделәр. 

1-нче декаберьдә ИЦ "Энергопрогресс" базасында (СКП РТ)  РООР "ТР коммуналь предприятиеләре берлеге" директорлар Советы һәм СРО РНП "ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" партнерлык Советы бергә утырыш уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International