Бүген Татарстан Республикасында 1,2,3 төркем инвалидларына,инвалид балаларына һәм аларның законлы вәкилләренә түләүсез ярдәм күрсәтүенә багышланган чара үтте. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм КХ министрлыкның юридик бүлеге белгече Л.А. Ахметзянова катнашты. Нигездә торак һәм мираска кагылышлы законнар кызыксындыра, җир, салым һәм пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр буенча да сораулар яңгырады.