ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Татарстаннан ике проект VII россия ландшафт архитектурасы милли премиясе буенча бүләкләрен алдылар. 

 

2016 елның 30 ноябрендә Әлмәт шәһәрендә күпфатирлы торак йортларда йорт эчендәге газ җайланмаларын тикшерү буенча комиссиянең чираттагы рейды булды. Расланган исемлек һәм график нигезендә комиссия иң беренче чиратта иминлексез гаиләләрне һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән һәм газга зур әҗәте булган фатирларны тикшерде.

КДАТУ "Буфетында" ("Архитектура-мәгариф тирәлеге "BFFT.space") төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә «Локомотив» исемле ярымутрау үсеше перспективалары турында һәм Идел елгасы янәшәсендәге яр буе турында киңәшү узды.

2017 елда Ленинорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә түбәндәге адреслар буенча 21 йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла: Лениногорск ш., Җиңүгә 50 ел пр., 9А, 23 й., Шашин пр., 48, 50 й., Горький ур., 31 й., Халыклар дуслыгы ур., 4 й., Кошевой ур., 7, 23 й., Кутузов ур., 12, 16, 17 й., Ленинград ур., 45, 51 й., Лермонтов ур., 19 й., Тынычлык ур., 2 й., Мурзин ур., 18А й., Яр буе ур., 10 й., Степная ур., 19 й., Подлесный п., Гагарин ур., 3 й., Тимәш ав., Киров ур., 20 й., Шөгер ав., Ленин ур., 9 й. Билгеләнгән таләпләр нигезендә Торак йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашу өчен подрядчы оешмалар сайлап алынды.   Программада барлыгы 9 подряд оешмасы катнаша: "Арго" ҖЧҖ, "Коммунальник" ҖЧҖ, "Техника" ҖЧҖ, "Жилищник" ҖЧҖ, "Жилсервис" ҖЧҖ, "Наш дом" ҖЧҖ, "Оникс" ҖЧҖ, "Техстрой" ҖЧҖ, "ЦИР ЖКХ и С" МО "ЛМР" ААҖ. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан барлык йортлар да тикшерелде, җитешсезлек исемлекләре килештерелде.

30-нчы нояберьдә Исергап авылында тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушердык пункты ачылды. Республика президент ФАПларны төзелеш программасы аркасында, модуль бина авыл үзәгендә кыска гына вакыт эчендә төзелде. Бәйрәм уңаеннан медицина хезмәткәрләрен һәм авыл халкын котлар өчен Баулы муниципаль районының башлыгы Рамил Гатиятуллин килде. Ул авылдашларга авырмаска һәм бу бинага профилактик процедураларны гына үткәрер өчен килергә теләкләр теләде.

Россиядә профессиональ управдомнар институты кертелергә мөмкин – ТМШ һәм ТТК күпфатирлы йортлар белән идарә итү өчен менеджерларны эшкә алачаклар. РФ Торак Кодексына тиешле үзгәрешләр кертү мөмкинлеге булган закон проекты, Россиянең Төзелеш Министрлыгы белән эшләнгән. Бу хакта 1 декабрь көнне"Торак-коммуналь хуҗалыкта җәмәгать контролен үстерү" V Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында, РФ ведомство башлыгы урынбасары Андрей Чибис белдерде.


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең Торак төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында, Михаил Мень 30 ноябрьдә РФ Дәүләт Думасы утырышында, "Хөкүмәт сәгате" кысаларында, ведомствоның төп эшчәнлеге күрсәткечләре киңәшмәсендә чыгыш ясады. 

Республика программасы кысаларында, 30-нчы нояберьдә тантаналы рәвештә яңа фельшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПны ачу тантанасында Баулы районының башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты. 

Бүген Инженер үзәктә биналар һәм корылмалар, төзелеш конструкцияләр экспертизасы, энергоҗиңазларның диагностикасы, металл, җитештерү контролен анализлау һ.б. өлкәсендә компетенцияләр презентациясе узды. Чарада төзелеш материаллар сәнәгате вәкилләре, шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәи ТКХ министры вәкилләре: архитектурасы буенча урынбасары - ТРның төп архитекторы Владимир Кудряшев, төзелеш министры урынбасары Илшат Гимаев һ.б. катнашты. Кунаклар билгеләп үткәнчә, үзәкнең тәҗрибәсе һәм технологияләре, һичшиксез, үткәрелгән эшләрнең сыйфатын күтәрергә һәм тармакны яңа баскычка чыгарырга яодәк итәчәк. Очрашу йомгаклары буенча, яклар хезмәттәшлелек итүнең төрле якларын күрсәтте.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2017-нче елның 1-нче гыйнварыннан 03.07.2016 № 238-ФЗ "Квалификацияне бәйсез бәяләү турында" Федераль закон көченә керә, ул хезмәткәрнең(дәгъвачының) квалификацияләре профессиональ стандартка яки таләпләргә туры килү-килмәү сораулары буенча җайга сала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International