Төбәкләр белән селектор киңәшмәсендә Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень,капиталь ремонтка җыю буенча взнослары хәле турында сөйләде. Министр сүзләренә караганда, взнослар җыелуы буенча 2016 елның 1 ноябренә 81,74% тәшкил иткән (барлыгы кертелгән 136,146 млрд. сум), 23 төбәгендә бу күрсәткеч 85%, артып киткән ә татарстанда, мәсәлән, ул 97,5% тәшкил итә. "Димәк, кешеләр әлеге программаның дөрес булуына төшенде, хәзер аларны күбрәк сыйфатын үтәү ремонтлау, саклау чаралары мәсьәләләре кызыксындыра", - дип билгеләде Михаил Мень. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында КФЙ капиталь ремонтлау программасы планлаштырылган күләменнән бу елны 98 проценты тәмамланды.
Россиянең 27 шәһәрендә узган ял көннәрдә коммуналь техника парады узды.Теләсә кайсы ел вакыты һәм һава торышында да урамдагы тәртип өчен кайгыручы кешеләр һәм техника турында сөйләү һәм күрсәтү акциясенә Назраннан алып Якутск шәһәренә кадәр булган шәһәрләр кушылды.
25-нче нояберьдә Баулыда Бөек Ватан Сугышы ветераннарына яңа фатир ачкычларын бирү тантанасы узды. Ачу тантанасында Баулы муниципаль районының башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты. Яңа 15 фатирлы һорт ни бары 4 ай эчендә торгызылган. Бу Баулыда Бөек Ватан Сугышы ветераннарын һәм фронтовикларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү федераль программасы белән төзелгән исәп буенча 9-нчы йорт.
Татарстан Республикасында 2016 елның 25 ноябрь көненә 2 млн. 8,4 мең кв. м торак сафка кертелгән. 13 муниципаль районда 2016 елга торак төзү буенча пландагы бурыч тулы күләмдә башкарылган - Балык Бистәсе, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай, Әтнә, Югары Ослан, Теләче районнарыда.
Бүген, 26 ноябрьдә Әлмәттә, РФ төзелеш министрлыгы акция кысаларында Бөтенроссия коммуналь техника парады узды. Парадта 45 төрле техника катнашты. Күргәзмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин карады. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гилемханов парадны ачты. Шәһәр халкын, сәләмләп, килгән күргәзмәсен, ул билгеләп узганча, акциянең максаты – әлмәтлеләргә техниканың кышкы шартларда эшләүгә әзерлекне күрсәтү. Юлчыларның һәм торакчыларның эш фронты зур: бу-300 чакрым юллар, 50 чакрым велосипед юлларын, 120 километр тротуарларны һәм 300 ишегалды территорияләрен. Бары тик узган кышта шәһәр урамнарын 7,5 мең үзбушаткычларда кар чыгарылган.
Бүген Казан төзелеш көллиятендә тантаналы рәвештә хезмәтне саклау кабинеты ачылды. Чарада катнаштылар: ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, ЮИТ компаниясе вәкилләре, студентлар һәм башкалар катнашты. Көллиятнең мөгалимнәре һәм компаниянең белгечләре белән үткәрелә торган хезмәтне саклау буенча инструктажлар һәм практик дәресләр үткәрү Татарстан Республикасының төзелеш тармагында җитештерү процесын травмасыз формалаштырырга ярдәм итәчәк.
ТР Министырлыгында подряд оешмалары, заказчылар һәм республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары коллективларын бүләкләү тантанасы узды. Коллективлар 2015 елда торак төзү йортларны төзү һәм социаль-мәдәни объектларны төзү республика программасын уңышлы тормышка ашурыга өлеш керткән өчен бүләкләнгән булдылар. Бүләкләү тантанасын министр урынбасары И.С.Гимаев үткәрде.
2016-нчы елда конкурсның федераль этабына Россиянең 65 төбәгеннән 400-дән дә артык эш кергән, шул ук вакытта оргкоммитетлар федерациянең 77 субъектында оештырылган иде.
"Белеп кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында 17-25 ноябрьдә газ җиһазлары белән кулланган куркынычсызлык техникасының федераль вәзгыятьләрен үтәү эшли башлаган. 24 ноябрь көнне Әмирхан урамы, 2 "А" күпфатирлы йортта газ җиһазларын карау эш сәфәре оештырылды.
24 ноябрь көнне утырышлар залында, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының чираттагы, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшче төркемне контрольдә тоту һәм иҗтимагый үзидарәне үстерү буенча җәмәгать утырышы узды. Чара рәислегендә Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов иде.