2016-нчы елның 1-2-нче декаберендә Росси Федерецисенең Иҗтимагый палатасында ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольне һәм "Акыллы кулланучы мәктәбе" исемле федераль проектын үстерү өчен бишенче бөтенросси киңәшмәсе узды. Эшнең беренче көне кысалалрында "ТКХ өлкәсендә законны җайга салу" темасына "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Дәүләт, муниципаль һәм иҗтимагый контролен хокукый тәэмин итү белән, региональ узенчәлекләре һәм төп проблемалары белән бәйле, җәмагатьчелек белән контроль-күзәтчелек органнары һәм аларны чишү ысуллары үзара хезмәттәшлелек иткәндә барлыкка килә торган мәсьәләләрне карадылар.