12 декабрь - гражданнар кабул итүнең гомумроссия көне

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

2016 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнар кабул итүнең гомумроссия көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы компетенциясенә түбәндәге сорауларны тикшерү керә:

1. архитектура эше белән идарә итү; 

2. вәкаләтләре кысаларында шәһәр төзелеше белән идарә итү; 

3. Татарстан Республикасы территориясендә гидротехник корылмалар (ГТК) куркынычсызлыгы белән идарә итү, чыгарылма буларак, муниципаль милектә булган гидротехник корылмалар куркынычсызлыгы сораулары тора; 

4. төзелеш материаллары сәнәгате белән идарә итү; 

5. төзелеш белән идарә итү; 

6. гражданнарның торакка хокуклары белән тәэмин итү һәм кулланучыларга сыйфатлы торак-коммуналь хезмәт күрсәтү белән идарә итү; 

7. торак базары формалашуы, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудыру; 

8. гражданнарның торакка хокукын тәэмин итү белән идарә итү; 

9. капиталь төзелеш объектларының төзелеше, реконструкцияләнүе, капиталь ремонт ясалу буенча күзәтү; 

10. халыкка торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүне тәэмин итүдә гражданнарның һәм дәүләтнең хокуклары тәэминатын тикшерү; 

11. Татарстан Республикасы дәүләт милегендә булган торак фонды белән идарә итү. 

12. Российской Федерациисенең җирле үзидарәсе вәкилләре тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр төзелеше законнарын үтәү буенча тикшерү эше өлкәсендәге вәкаләтне оештыра. 

13.Татарстан Республикасында төзелеш, реконструкция һәм ремонт сметалары бәясен билгеләү өчен төзелгән сметалы нормативларны раслый һәм Закон буенча эшкәртелешне тәэмин итә.

Кабул итүгә якынча язылу түбәндәге телефон буенча башкарыла: +7 (843) 231-14-10.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International