10-нчы нояберьдә Казанда Петровский поселыгында республика президент программасы кысаларында полиция участковыйлары өчен беренче административ-торак комплексы ачылды (АТК).
2017 елда Татарстанда 318 ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны торак белән тәэмин итү планлаштырыла.
2016 елның август аенда “Алексеевск районы ИК” ҖЧҖ тарафыннан күпфатирлы йортларны кулланыла торган энергия ресурсларын исәпкә алуның гомумйорт җайланмалары белән тәэмин итү өлешендә законнардагы таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында бирелгән күрсәтмәләр Чистай зонасы торак инспекциясе контрольлегендә тора.
Бүген Казанда «Корстон» ККСКда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков Үзбәкстаннан күчеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләгә торак алу өчен сертификат тапшырды.
Түбән Кама ш., Менделеев урамы буенча 1 санлы йортның 20 нче фатирында яшәүченең йорттагы гомуми милекне карап тотуның канәгатьләрдерерлек булмавы, салкын су белән тәэмин итү буенча йортның гомуми ихтыяҗларына түләү хисаплау тәртибенең бозылуы турындагы мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Жилтехсервис” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
16-17-нче нояберьдә Казан дәүләр архитектура-төзелеш университеты, Татарстанның ТР Дизайнерлар Союзы, ТР Архитекторлар Союзы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы ярдәме белән Казан архитектура мәктәбе 50 еллыгын үткәрә. Чараның программасы белән сылтама аша күчеп җентекләп танышырга мөмкин.
23-нче ноябрьдә Казан Төзелеш Колледжы базасында ТехноНИКОЛЬ Төзелеш академиясенең тантаналы рәвештә Укыту үзәге ачылачак.
Агымдагы елның 10 аенда Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 1871 мөрәҗәгать теркәлде һәм карап тикшерелде, бу күрсәткеч 2015 елның аналогик чорында килгән мөрәҗәгатьләрдән 54,3%ка артык. 127 вазифаи зат, 358 мең сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды, бу күрсәткеч 2015 ел белән чагыштырганда 74% ка югары.
ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы тормышка ашыру программаларны иң якшы яктырту конкурсына гариза җыю дәвам ителә. Киләсе номинацияләргә актив катнашырга тәкъдим итәбез: