ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

ТРның "ДАУ УГЭЦ" яңартылган график буенча белгечләрне дәүләт экспертизасының проект документларын һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләрен электрон формада бирү процедурасына укытуны тәкъдим итә һәм тәртип буенча дәүләт хезмәтләре: квалификацияле имза, исәп язмасы.

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының белем бирү класстерында беренче Россияда BFFT.space исемле, яки чыгаручылар атаганча «Буфет» дигән эксперименталь архитектура пространстовасы ачылды. 600 кв.м. мәйданда якын арада заманча инженерияда. архитектурада, урбанистикада иң яхшы үрнәкләр һәм кораллар җыелган булачак.

Бүген "Капиталь ремонт: Башкару һәм Оештыру" исемле VI Гамәли семинар старт алды. Әлеге семинар исәпләү буенча алтынчы гамәли семинар булып тора. Гомүмән 2014-2016-нчы елларда Россиянең 45 төбәгеннән 600-дән артык кеше гамәли семинарларда булды.


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Лениногорскида Бөек Ватан сугышының ун ветераннарына һәм сугыш ветераннарының хатыннарына яңа фатир ачкычлары тапшырылды.

10 ноябрьдән башлап Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенең, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  һәм газ хезмәте вәкилләре белән берлектә, йорт эчендәге газ җайланмаларын тикшерү буенча уртак эше башланды. Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча күрсәтмәләр бирелә.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Түбән Кама ш., Химиклар проспекты буенча 76б санлы йортның 48 нче фатирында яшәүчедән фатирны түбә аша су басу турында мөрәҗәгать килеп иреште.

 


12
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 11 ноябренә социаль-мәдәният объектлары төзү буенча дүрт республика программасы тулысынча үтәлгән. Шул исәптән авыл клублары төзү программасы, беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү программасы, участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын ремонтлау программасы, шулай ук универсаль спорт мәйданчыклары кору программасы.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

2016-нчы елның 3-нче июленнән алып № 372-ФЗ -лы Федераль законны "Россия Федерациясенең Төзелеш кодексына үзгәрешләр кертелү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актлары" кабул итүлегә бәйле төзелеш, реконструкция, капиталь төзелеш объектларында капиталь ремонт ясау өлкәсендә эшләүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр 2016-нчы елның 1-нче декаберенә кадәр үзерегулировайлау оешманы йә ирекле рәвештә членствоны туктату нияте турында, шул исәптән киләсе региональ үзерегулировайлау оешмасына күчү турында, йә членствоны саклап калу турында змача хәюәр бирергә тиешләр.

Тулырак мәгълүматны сылтама аша үтеп белеп була.

Яшел Үзән муниципаль районында, билгеләнгән таләпләр нигезендә, 2017 елда торак йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашу өчен подрядчы оешмалар сайлап алынды. Программада барлыгы 5 подрядчы оешма катнаша, 33 күпфатирлы йортта ремонт эшләрен башкару, шул исәптән 2 йортта лифтны алмаштыру планлаштырыла.

 

15 ноябрьдә онлайн-видеосеминар үтәчәк. Семинарны "ТКХ тикшерү" "ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү милли үзәк" үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International