Казанда беренче Россияда BFFT.space исемле эксперименталь архитектура пространстовасы ачтылар

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының белем бирү класстерында беренче Россияда BFFT.space исемле, яки чыгаручылар атаганча «Буфет» дигән эксперименталь архитектура пространстовасы ачылды. 600 кв.м. мәйданда якын арада заманча инженерияда. архитектурада, урбанистикада иң яхшы үрнәкләр һәм кораллар җыелган булачак.

"Безнең республикабызның архитектура мәктәбенә 50 ел тулу уңаеннан мин барыгызны да котлыйм. Ярый әле, мондый үзәк барлыкка килде. Безнең шәһәрләребезнең йөзен кискен үзгәртү өчен ул, чынан да, талантлы кешеләрне берләштерә алачак. Без программаларны да, һәм проектларны да, барысын да халык өчен эшлибез", - дип билгеләп үтте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International