Бүген "Капиталь ремонт: Башкару һәм Оештыру" исемле VI Гамәли семинар старт алды. Әлеге семинар исәпләү буенча алтынчы гамәли семинар булып тора. Гомүмән 2014-2016-нчы елларда Россиянең 45 төбәгеннән 600-дән артык кеше гамәли семинарларда булды.
Бүгенге чарага 25 төбәк вәкилләре килде, алар арасында Санкт-Петербург шәһәре, Кырым, Хакасия Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы, Саха (Якутия) һәм башкалар. Катнашучылар арасында министырлыклар һәм муниципалетлар вәкилләре, региональ капиталь ремонт идарәче компанияләрнең операторлары бар иделәр.
Әлеге семинар алдагы семинарлардан шуның белән аерыла, VI-нчы гамәли семинары программасына алдагы семинарларда күрсәтелмәгән сораулар кертелгән, үткән гамәли семираларда анкетированияда катнашканнарның нәтиҗәләре исәпкә алынган, шулай ук Татарстан Республикасында һәм Россиянең башка төбәкләрендә бөтен оештыруда һәм капиталь ремонт башкаруда тупланган тәҗрибә исәпкә алынды.