Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның башлангыч йомгаклары турында сөйләделәр. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды советы рәисе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елга “Ветераннарга торак” программасын тормышка ашыру һәм ятимнәрне торак белән тәэмин итүне аерым контрольгә алырга кушты. Әлеге бурыч республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага һәм республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинга йөкләнде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә җиткерелде.
2016 елның 14 октябренә Татарстанда 1 млн. 796,8 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,2%ка артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2016 ел башыннан төзелүче, ремонтланучы һәм реконструкцияләнүче Татарстан объектларында 26 бәхетсезлек очрагы булган. 9 кеше һәлак булган, тагын 17 кеше авыр җәрәхәтләр алган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Тамауз организациясе Беренче халыкара Диплом эшләре конкурсында катнашырга чакырганга табылдылар: КГАСУның Архитектура һәм Дизайн Институтының 4 курсны тәмамлаучылары үзләренең диплом эшләрен конкурска тапшырдылар. Бу 2016-нчы елның тәмамлаучылары - Андронова Анна, Барышева Гөлнара, Садыйкова Ләйлә һәм Мостафин Айнур, җитәкчеләре Илнар һәм Резеда Әхтәмовлар.
2016-нчы елның 5-7-нче октяберендә Екатеринбург шәһәрендә Халыкара биек һәм уникаль төзелеш «100+ Forum Russia» исемле форумы узды. Алдагы елда булганча нигезләрне исәпләү конкурсында күп кенә данлыклы Россия һәм чит ил катнашучыларны узып КГАСУдагы нигезләр, фундаментлар, корылмаларның динамикасы һәм инженерлы геологиясе кафедрасы мөдире, профессор Мирсәяпов Илизәр Тәлгәт улы җиңүгә иреште.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытайның “Zhuoda” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының урынбасары Илшат Гимаев Кытай Халык Республикасы бизнес-делегациясе вәкилләре белән очрашу уздырды, аның кысалалрында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. Кытай делегациясе үз компанияләре турында презентациясен тәкдим итте һәм чыгару продукциясенең техник характеристикалары турында сйләделәр.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы раслаган еллык планлы тикшерүләрне үткәрү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 2016 елның 9 аенда торак фонды белән идарә итүче 7 юридик затны тикшерде, гомуми мәйданы 700,109 мең квадрат метр булган 129 күпфатирлы торак йортны һәр яклап карады.