ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Энергопрогресс" инженер үзәгендә Татарстан Республикасының Төзелеш тармагы вәкилләре очрашуы узды.  Очрашу барышында ИЦ «Энергопрогресс» генераль директоры Алмаз Әхмәтшин катнашучыларга коммуналь хуҗалыкта модельләнгән челтәрәр эше турында, күп катлы торак йортларда электр энергиясен стабильләштерү турында, шулай ук  республикада сәнәгать объектларында аварияләрнең сәбәпләре турында сөйләде. Чара ахырында Алмаз Әхмәтшин мондый очрашуларның кирәклеген белдерде: " Без бүген актуаль проблемаларны һәм аларны конструктив юллары белән хәл итү турында сөйләштек."


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Актаныш районында капиталь ремонт буенча 8 322 335,28 сумлык; Тукай районында 26 726 581,06 сумлык һәм Минзәлә районында 20 274 731,96 сумлык эшләр төгәлләнде. Чаллы ЗТИ тарафыннан документларны кабул итү эше алып барыла.

Академик Парин урамында Мәүлетов урамыннан алып Сыртланова урамына һәм Җиңү проспектына кадәр 300 метр озынлыктагы урман посадкасы төзекләндерелде. Яшел зонада җәяүлеләр өчен сукмаклар, яктырткычлар, кече архитектура формалары, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде. 

Чистай районында  республика программасын тормышка ашыру кысаларында 15 күпфатирлы йорт төзекләндерелде. Төзүчеләр йорт эчендәге инженерлык системаларын һәм фасадны ремонтлаганнар, түбәне яңартканнар, яңа төтен чыгу юллары төзегәннәр.  Фатирларның үзләрендә су үткәрү һәм канализация торбалары алыштырылган, электр энергиясе исәпләгечләре өчен яңартылган щитлар куелган, подъездларның диварлары матур төскә буялган.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанның Киров районында «Залесный Сити» торак комплексының беренче чиратын гамәлгә кертү тантанасы булды. Яңа күченүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, комплексны төзегән «Сувар Девелопмент» компаниясе башлыгы Андрей Мочалов котлады.

Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 5 млрд сумнан артык бурычы җыелган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Казан тулай торакларында капиталь ремонт үткәреләчәк, гомумкуллану урыннарында сантехника һәм аш-су бүлмәсе җиһазларын алыштыралар, дип белдерде бүген мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

11-нче октяберьдә Казанның Киров районында беренче чиратта "Залесный сити" торак комплексы ачу тантанасы узачак.

Казанда программа 9 ел эшләү дәвамында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 14 млрд сумнан артык акча сарыф ителгән. Нәтиҗәдә республика башкаласы торак фондының 40 проценттан артыгы ремонтланган.

Казан шәһәре торак инспекциясе, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ белән берлектә, исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителмәгән яисә әлеге җайланмалары коммерция исәбенә куелмаган күпфатирлы йортларны тикшерү буенча эш алып бара.        


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International