ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасының төзелеш өлкәсендә бәхетсезлек очраклары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән. Үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары 5 кә кимегән, авыр җәрәхәтләргә китергәннәре сигезгә кимегән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Бүген Алабуга мунициципаль районы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә төзелеш (лист) пыяласы җитештерү буенча яңа «Тракья Гласс Рус» заводын һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи катнашты. 


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Россиядә җылылык бирү сезоны старт алды. Ә аның белән, бу очраклар еш булганча, халык фатирларда салкын батареялар дигән сүз чыга. Төзелеш министрлыгы инициативасы белән сыйфатсыз күрсәткән хезмәтләре өчен, идарәче компанияләр, халыкка акчаларын кире кайтарырга дигән карар чыгарды. Торак законнарында яңа үзгәрешләр турында,"Российская газета", төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Меньга сүз бирделәр.

 

ТР Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин йөкләмәсе буенча АО "ЦемМаркет" цемент терминалын файдалануга тапшыру эше буенча актив катнашкан өчен, шулай ук Татарстан Республикасының 2016 "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) ачык региональ чемпионатын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен ТР Төзелеш, Архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы Министырлыгы һәм ТР Мәгариф һәм Фән Министырлыгы рәхмшт хатлары белән бүләкләделәр.

Бүген "Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү үзәге белгечләре күпфатирлы йортлар Советлары Рәсиләре һәм активистлары өчен семинар үткәрделәр.Чарада 25 кеше катнашты. 

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелеше белән танышты. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров озата йөрде.

2016 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 114 планнан тыш күчмә тикшерү үткәрелде, аларның 102се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча; 8 тикшерү гражданнардан ЧЗТИ кергән мөрәҗәгатьләргә кагыла; 4 тикшерү – прокуратура таләбе буенча. 


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР Чистай районының Дүрт Ишегалды авылында тантаналы рәвештә яңа күп функцияле үзәк ачылды. Республика максатчан "Авыл клублары" программасы кысаларында төзелгән бинада проект ясаучылар концерт залында 50 урын һәм библиотека ясадылар.

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында, хокук саклау органнарына, төзелеш һәм торак-коммуналь өлкәсендә тиешле экспертизалар үткәрүдә ярдәм күрсәтү сораулары буенча, киңәшмә узды. Киңәшмә, 4 октябрь көнне, Россия Төзелеш министрының Беренче урынбасары Леонид Ставицкий, хокук саклау органнарының һәм министрлык карамагындагы оешмалар вәкилләре катнашында узды.

Россияда 1-нче гыйнварының 2017-нче елында өлешле төзелеш өлешендә законнарында төзәтмәләр кертелгәч, алар базарны цивилизацион итергә һәм гражданнарны намуссыз төзечүләрдән якларга мөмкинлек бирәчәк. 1-нче гыйнвардан өлешләп төзү базарында эшләүче төзүчеләрнең проект декларацияләренә таләпләр шактый үзгәрәчәкләр. "Кабул ителгән һәм тиздән гамәлгә керәчәк төзәтмәләрдән тыш, без тагы 15 закон акты эшлиячәкбез, алар төзүченең информацион ачыклыгында тәртип ясарга һәм устав капиталлыгына таләпләр булдырырга мөмкинлек биреләчәк", - диде Никита Статишин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International