Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында, хокук саклау органнарына, төзелеш һәм торак-коммуналь өлкәсендә тиешле экспертизалар үткәрүдә ярдәм күрсәтү сораулары буенча, киңәшмә узды. Киңәшмә, 4 октябрь көнне, Россия Төзелеш министрының Беренче урынбасары Леонид Ставицкий, хокук саклау органнарының һәм министрлык карамагындагы оешмалар вәкилләре катнашында узды. "Генераль прокуратура, Россиянең төзелеш министрлыгына, хокук саклаучыларга ярдәм күрсәтү өчен ведомствога буйсынуындагы оешмаларны тәкъдим итте. Проблема актуаль, чөнки безнең көндәлек эштә, кызганычка каршы ТКХ һәм төзелеш өлкәсендә җинаятьчелек белән очрашырга туры килә",- диде үзенең сәламләү сүзендә Леонид Ставицкий/