ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

ТР торак-коммуналь хуҗалык сферасында иҗтимагый үзәк 1 августтан - 1 октябрьгә кадәр "Торак-коммуналь хуҗалык уңайлыкларына тарифлар үсеше Казанда" тема буенча сорау үткәрделәр.

2016 елның август аенда Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге “Паритет” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде. Аның барышында күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту буенча РФ Хөкүмәте тарафыннан техник регламентларда билгеләнгән кагыйдәләрнең һәм нормаларның бозылу очраклары ачыкланды (шул исәптән: стеналарның, баскыч мәйданнарындагы түшәмнәрнең, фасад өслекләренең, цокольләрнең буяу һәм фактура өслекләре купкан; торак йортларның нигез күперләрендә утырмалар, ярыклар бар; подвал биналарын урыны-урыны белән су баскан; подвал биналарындагы электр белән тәэмин итү лотоклары тутыкланган; су бүлү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү торбаүткәргечләрен ныгыта торган җайланмалар тиешле күләмдә түгел; подъездлардагы һәм подваллардагы яктырткыч җайланмалары төзек түгел һ.б.), шуңа бәйле рәвештә, идарәче компанияләрнең вазифаи затларына һәм юридик затына карата РФ КоАП 7.22 ст. “торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” буенча, 48 000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.

Шулай ук ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында күрсәтмәләр бирелде, алар хәзерге вакытта ЧЗТИ контролендә.


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстанда Россиядәге иң зур төзелеш кластеры булдырылачак. Бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында аның згъзаларының беренче җыелышы узды.

Торак-коммуналь эшләренә финанслауны җәлеп итү өчен махсус кредит программасы чыгарыла. "Коробочный" пилот продукты 2016 елның ахырына кадәр эшли башларга мөмкин.

Бу хакта утырыш кысаларында эш төркеме ТКХ буенча вице-премьер Дмитрий Козак рәислегендә, Россия Төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис хәбәр итте. Чара 30 сентябрь, Сочи шәһәрендә узды.

2016 елның август аенда Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге “Паритет” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде. 

Чаллы шәһәрендә торак фондына җылылык бирүне башлау чоры быел Башкарма комитет җитәкчесенең әмернамәсе нигезендә 1 октябрьдән башланды. Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан җылылыкны җибәрү чорына кайнар элемтә телефоны оештырылды.

Бүгенге көндә 7 йортка җылылык бирелмәгән (Уютный ТМШ – 2 йорт, Союз ТМШ – 2 йорт, 47-35 ТМШ – 1 йорт, 53/26-1 ТМШ – 1 йорт). Торак милекчеләренең датаны күчерү турындагы карары бар.

Татарстанда "Стратегия 2030" кысаларында төзелеш берләшмә төзү буенча килешүне имзалаштыру булып үтте.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

1 октябрьдә, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министрлыгы хезмәткәрләре республика күләмендә ел саен оештырыла торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. 

Яңа Савин районы судының 2016 елның 15 сентябрендәге карары белән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең кулланучыларның билгеле булмаган даирәсенең “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата “видеокүзәтүне урнаштыру һәм аңа техник хезмәт күрсәтү” буенча өстәмә хезмәткә түләү хисаплау һәм түләү алу гамәлләрен, кулланучыларның исәп-хисап фактураларында әлеге графаның күрсәтелешен законсыз дип тану, карар законлы көченә кергәннән соң 10 көн эчендә кулланучыларның игътибарына “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафына вазифалар салыну турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша җиткерү турындагы шикаять таләпләре өлешчә канәгатьләндерелде.

Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 861 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрне һәм нормаларны бозган өчен 15,6 млн. сумга 404 карар чыгарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International