Бүген Казанда (Modern Engineering Systems - MES) «Архитектура һәм җәмәгать биналарында инженер системалары» дигән X юбилей халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.
Бүген АМР Советының кече залында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларының шәһәр һәм район Советы башкарма комитетлары вәкилләре белән очрашуы булды. Шәһәрнең якынча 4 объектын проектлау һәм тулаем Алабуганы үстерү концепциясе турында сүз алып барылды һәм килешенде. Болар – “Чебурашка” паркы, ЗАГС, “Иллюзион” кинотеатры территорияләре һәм Яр буе урамы.
Бүген министрлыкта видеоконференция режимында Республика штабы утырышы булды, анда 2016-2017-нче җылыту сезонына ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексларын әзерләү буенча йомгак ясалды.
Утырышны беренче министр урынбасары Алексей Фролов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, республикада җылыту сезонына әзерлек бетте дисәк тә була. Динамика узган ел дәрәҗәсендә тора. "Бүгенге көндә ягу сезонына әзерлек паспорты 97,0% МКД-га рәстиләштерелгән, ә социаль-мәдәни өлкә объектларына 100%",- дип билгеләде ул.
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан ведомство юристлары Светлана Петрова Һәм Ләйсән Әхмәтҗанова халыкка түләүсез юридик ярдәм итүче мәгълүмати-конституцион төркемен кабул итүдә катнаштылар. Бу юлы шундый ярдәм Казан һәм муниципаль Чистай районы халкына күрсәтелде.
Бөек Ватан сугыш ветераннарга Минсорур Галимова һәм Александра Афанасьева район үзәгендә республика программасы нигезендә төзелгән өр -яңа йортлардан ачкычлар тапшырдылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Искә төшерәбез, Болгардагы яңа кунакханә комплексына беренче нигез ташы узган ел 27апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында салынды. Проект инвесторлары буларак анда “Татнефть” ГАҖ һәм “ТАИФ” ААҖ катнаша. Комплексның ачылышы 2017 елның җәенә планлаштырыла.
Алабугада торакны сафка кертү буенча еллык йөкләмә 50 мең квадрат метр булса, бүгенге көндә ул 40,4 мең квадрат метр файдалануга бирелгән. Ул планлаштырылган күрсәткечнең 81 процентын тәшкил итә.
Бүген тантаналы административ-торак комплексы ачу узды. Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, ТР Эчке эшләр буенча полковнигы, полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров катнашты.
2016 елның маенда Алабуга районы, Алабуга шәһәренең “Домуправ-3” ҖЧҖ ИК карата урынга чыгып үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турындагы күрсәтмәләр Алабуга ЗТИ контролендә тора.
2016 елның 1 гыйнварыннан башлап 27 сентябренә кадәрге чорда Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 6.24 ст. буенча “аерым территорияләрдә, биналарда һәм объектларда тәмәке тарту буенча федераль законда билгеләнгән тыюны бозу” өчен физик затларга карата 24 административ эш карап тикшерелде. Узган елның аналогик чорында, 2015 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр, физик затларга карата РФ КоАП 6.24 ст. буенча 89 административ эш карап тикшерелде.