Алабугада быел 40,4 мең квадрат метр файдалануга бирелгән

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Алабугада торакны сафка кертү буенча еллык йөкләмә 50 мең квадрат метр булса, бүгенге көндә ул 40,4 мең квадрат метр файдалануга бирелгән. Ул планлаштырылган күрсәткечнең 81 процентын тәшкил итә.  60 фатирлы ике торак йорт салу тәмамланды. Алар социаль программалар буенча торгызылды. Инвестиция торагы төзүгә 442 миллион 413 мең сум күләмендә акча җәлеп ителде. 6,7 мең квадрат метр торак салу тәмамланды һәм сафка кертелде. Шәһәрдә хосусый торак, нигездә, 4, 5, «Танайка-2», «Салават күпере» мәхәлләләрендә торгызыла. Барысы 24,8 мең квадрат метр торак файдалануга бирелгән. Шәһәрдә җиде торак программалары тормышка ашырыла.  Мисалга, ирләре Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм бүгенге көндә тол калган биш хатын быел акчалата ярдәм алды, аларга бирелгән субсидиянең гомуми бәясе – 6 миллион сумнан да артык. Алабуганың тагын 3 гаиләсенә “Торак” программасы буенча гомуми 12,5 миллион сумлык сертификатлар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International