Чирмешәндә ветераннарга өй ачкычлары тапшырдылар

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугыш ветераннарга Минсорур Галимова һәм  Александра Афанасьева  район үзәгендә республика программасы нигезендә төзелгән өр -яңа йортлардан ачкычлар тапшырдылар. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина аларны Өлкәннәр көне һәм “өй туе” белән тәбрик итеп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, исәнлек белән күп еллар яшәүләрен теләде, яңа йортлардан ачкычлар тапшырды. Бөек Ватан сугышы ветераннарының  һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшыртуга субсидия бирелә башлаганнан бирле, 248 райондашыбыз яңа тораклы булган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International