ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Олы Армалы авылда модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Районда исәбе буенча унынчы булган бу ФАП республика программасы буенча җиткерелде. Яңа медпункт барлык таләпләргә дә җавап бирә: ул кирәкле җиһазлар белән комплектланган, монда авыруларны карау, процедура кабинетлары һәм пациентларны кабул итү кабинеты да урын алган. 


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

22 сентябрь көнне  п. г. т Аксубай мәдәният йортында, Аксубай районы республика "Ямьле Ил" проекты кысалары буенча территорияләрне төзекләндерү проектын тәкъдир итү булды. Оештыручылар булып Татарстан Республикасының торак төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты администрациясе һәм муниципаль район чыгыш ясадылар.

Казанда 2016-нчы елның 30-нчы сентяберендә (ГТРК «Корстон», Бизнес-центр) региональара Х-чы юбилей "Архитектура һәм җәмагать биналарда инженерлык системалары" фәнни-гамәли конференциясе узачак(MES-2016). Бу елны конференция параллель рәвештә Казан архитектура сәнгать мәктәбенә 50 еллыгына багышланган чаралар белән бергә үткәреләчәк.

Алабуга шәһәрендә Кече Покровский урамында урнашкан , 3 нче һәм 4-нче номерлы ике 60 фатирлы “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү”  программасы буенча төзелгән торак йортлар төзелеше тәмамлана. Генераль подрядчы – "СтройСервис" ЯАҖ.


25
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре Казанда "Милләт кроссы-2016" Бөтенроссия чабу көнендә катнаштылар. Быел традицион җиңел атлетика ярышлары шәһәрнең Үзәк стадионы янындагы мәйданчыкта үткәрелде.

Татарстан җитештерүчеләре ("МультиПласт"), 2008 елда агач-полимер композитыннан сыйфатлы һәм ышанычлы төзелеш материалларының берсен эшләде. ДПКдан ясалган терраса тактасы һәм фасад панельләре Россиянең төзелеш базарындагы инновацион алымнар продуктлары булды. Бүген Татарстан җитештерүчеләренең терраса тактасы һәм фасад панельләре, парк каршындагы зоналарны төзекләндерү һәм җәйге кафе, террасса, беседка, веранда, балкон төзелешләрендә, югары дымлылык урыны белән – пирс, причалларны төзекләндерүдә, бөтен Россия территориясендә һәм шулай ук БДБ илләрендә урнашкан илләрдә киң кулланыла.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Красноярскида һөнәри осталык буенча "Һөнәре буенча иң яхшы" Бөтенроссия конкурсының "Иң яхшы бетончы" номинациясенең федераль этабы узды.

Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 795 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 574 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Буген "Сен-Гобен" компаниясе Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь-хуҗалык Министырлыгы белән берлегендә конференция оештырылды. Бу чараны эле Халыкара икътисади Петербулрг форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңниханов белән "Сен-Гобен СНГ" генераль директоры Эрван Дюпюи очрашкан вакытта узыдру идеясы барлыкка килде.

ТР Төзелеш министрлыгында икенче архитектура-градостроитель "Архитектура күпер Казан – Екатеринбург – Мәскәү. Аренда торагы. Казан – пилот шәһәр" конференциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International