22 сентябрь көнне п. г. т Аксубай мәдәният йортында, Аксубай районы республика "Ямьле Ил" проекты кысалары буенча территорияләрне төзекләндерү проектын тәкъдир итү булды. Оештыручылар булып Татарстан Республикасының торак төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты администрациясе һәм муниципаль район чыгыш ясадылар. Чарада Аксубай районының баш архитекторы Илдар Ислямов, КДАТУ Институты директоры урынбасары архитектура һәм "Ямьле Ил" дизайн проекты җитәкчесе Карина Нәбиуллина, проектлар авторлары – университет студентлары, шулай ук җирле халык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Беренче очрашу - “Ямьле Ил" проекты кысаларында администрация һәм халык белән Аксубайда, бу елның июнь аенда узды. Халыкны сораштыру нәтиҗәсендә кергән тәкъдимнәр җәйге практика чорында КГАСУ студентларының эшләренең проект карарлары нигезе белән чагыштылар. "Ямьле ил" командасының проект эскизлары кысаларында Золина урамындагы елга кырыйларын чистарту, Гуляев исемендәге скверның һәм аңа тоташкан җәяүлеләр зонасының уңайлылыгын һәм функциональностен арттыру күздә тотыла. "Ямьле ил" проекты җирле халык, хакимият һәм бизнес вәкилләре һәм архитектура һәм шәһәр төзелеш өлкәсендә булачак белгечләр араларында диалог уздыру өчен иң җәтиҗәле һәм уңай мәйданчык булды. Шундый ук очрашу 16-нчы сентяберьдә хакимият вәкилләре һәм Тәтеш районы халкы белән очрашу узды, кая торак һәм рекрацион зоналарны төзекләндерү проектларның 11 эскизы тәкъдим ителде. Проект кысаларында төрле муниципаль берәмлекләрдә барлыгы 10 очрашу үткәрелер дип планлаштырылды.