Олы Армалы авылда модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Районда исәбе буенча унынчы булган бу ФАП республика программасы буенча җиткерелде. Яңа медпункт барлык таләпләргә дә җавап бирә: ул кирәкле җиһазлар белән комплектланган, монда авыруларны карау, процедура кабинетлары һәм пациентларны кабул итү кабинеты да урын алган. ФАПны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина да катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә ул республика җитәкчелегенең авылны үстерү юнәлешенә күп игътибар бирүен әйтеп узды. Мәсәлән, соңгы елларда гына да фәкать Алабуга районында 10 ФАП төзелде, тагын 17 медпунктка ремонт ясалды. Быел Илмәт авылында тагын бер фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. “Өлкән кешеләргә шәһәргә бару бик авыр. Хәзер мондый пункт якында гына бар. ФАП авыруларны профилактикалау өчен дә кирәк. Мин фельдшер-акушерлык пункты буш тормас дип беләм, ә бары тик халыкка файда китерергә һәм шифа бирергә генә тырышыр”,- диде ул. Шуны да әйтеп узыйк, авылларда мондый ФАПлар республика программасы буенча салына. Аларны ачуның максаты – авыл кешеләренә беренчел медик-санитария ярдәме алу мөмкинлеген күтәрү һәм авыл халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту. Сүз җаенда әйткәндә, бу ФАПны торгызу өчен, республика бюджетыннан 2 миллион 400 мең сум акча бүлеп бирелде, җирле бюджеттан 890 мең сум тотылды. Яңа ФАП 250 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, аларның 30ы – балалар.