ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы белән берлектә торак-коммуналь хуҗалык иҗтимагый контроль өлкәсендә нәтиҗәле эшләү һәм Реуспубликабызда иҗтимагый үзидарә итүне үстерү максатлары белән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге экспертлар чакырылды.


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.   

Яңа Чишмә районының Петропавловка “Кояшкай” балалар бакчасында республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелә. 

22 сентябрьдә Казанда проектчылар, архитекторлар, инженерлар һәм белгечләрнең энергетика өлкәсендә конференция узачак. Чара "Сен-Гобен" дөньякүләм җитештерү компаниясе инновацион төзелеш карарлары, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы белән берлектә уздырылачак.
 

Яңа Чишмә районында 2016-нчы ел өчен күпфатирлы йортларга ремонт ясау программасы буенча эшләр тәмамланды. 4 336 651,55 сумга Яңа Чишмә ав., Ленин ур., 23, Яңа Чишмә ав., Ленин ур., 28 һәм Яңа Чишмә ав., Ленин ур., 36 адреслары буенча 3 күпфатирлы торак йортларның фасады эшләнгән. 


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Алабуга районы, Алабуга шәһәренең Пролетар урамы буенча 24 санлы торак йортта яшәүченең торак йорттагы канализациянең, ә атап әйткәндә – канализациянең ятма борысының системалы рәвештә чүпләнүенә карата мөрәҗәгатен Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерү нәтиҗәсендә “Жилкомфортсервис” ҖЧҖ ИК директорының вазифаи затына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча беркетмә төзелде.


17
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 16 сентябренә 1 млн. 626,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата    100,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан Мамадыш районы,  Мамадыш ш., Галактионов урамы буенча 7 санлы торак йортта яшәүченең “Подъездларны җыештыру” хезмәтенең күрсәтелмәвенә карата мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча “Мамадыш муниципаль районы һәм Мамадыш шәһәре БХҮ” ҖЧҖ  тарафыннан 7000 сум күләмендә, һәр фатирга 2 ай дәвамында күрсәтелмәгән хезмәт өчен 100әр сумнан яңадан хисаплау башкарылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Алабугада Пионерлар паркы ачылу тантанасында катнашты. Бу чарада шулай ук ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, шәһәрнең предприятие һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

"Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы" һөнәри осталык бәйгесендәге җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министырлыгында үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International