"Иң яхшы сметачысы" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү узды

2016 елның 16 сентябре, җомга

"Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы" һөнәри осталык бәйгесендәге җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Төзелеш, Архитектура һәм Торак-коммуналь Министырлыгында үтте. Бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләрне Төзелеш,Архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Марат Сәөфетдинов тапшырды. ТР Төзелеш Министырлыгы башлыгының урынбасары билгеләп үткәнчә, бу елны 35 белгеч үз көчләрен сынарга булдылар, аларның 20 финалга чыктылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча, ТР буенча РПФ Бүлекчәсе ДӘҮЛӘТ учреждениесенең капиталь төзү һәм ремонтлау бүлеге башлыгы

Перова Наилә Айрат кызы җиңүче булды (1 нче урын), ООО "ТаграС-Нефтегазстрой"ның 1 нче категорияле инженеры Хәсәншина Альбина Алмаз кызы (2 нче урын), "ААҖ "Татдорпроект" Институтының сметалы бүлекнең әйдәп баручы инженеры Абросимова Наталья Геннадьевна (3 урын). 2017 елдан бәйге Бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрү планлаштырыла. Әлеге тәкъдимне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хуплады. Бу чарада шулай ук "ДАУ УГЭЦ" ТР торак идарәсе җитәкчесе Мәҗит Салихов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов, ТР төзүчеләр Союзы башкаручы директоры Лидия Жарова катнашты.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International