16-нчы сентяберьдә Тәтеш районының хакимият бинасында Казан-Архитектура-Төзелеш-Университеты студентлары белән эшләнгән шәһәр тирәлеген яхшырту проекты презентациясын күрсәтү узды.
Очрашуда катнаштылар: Тәтеш муниципаль районының Башлыгы Рәмис Сафиуллин, районның Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, Башкарма комитетның җитәкчеләре, оешмалар һәм предприятияләр, "Ямьле ил" проектының оештыручылары һәм катнашучылары, шулай ук җирле халык.
Менделеевск шәһәрендәге күпфатирлы торак йортларны сайланма рәвештә тикшерү барышында энергия ресурсларын куллануны исәпкә алуның гомумйорт җайланмаларының эксплуатацияләүгә әзерлеген тикшерү актларының булмавы һәм коммерция исәбенә куелмавы ачыкланды, бу исә 23.11.2009 № 261-ФЗ федераль законны бозуга китерә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кукмара муниципаль районында булды, анда ул Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташын салу тантанасында катнашты.
№ 372-ФЗ Федераль Законны тормышка ашыру сораулары буенча җитәкчеләр һәм СРО ПФО белгечләре өчен Казанда Фәнни-гамәли конференция узды, бу эштә катнаштылар: Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министырлыгы, "Төзүчеләр милли берләшмә" Ассоциациясе һәм НОСТРОЙ исемле Норматив һәм Методик тәэмин итү Департаменты. Чара Халыкара көзге төзелеш форумы кысаларында узды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында Япония делегициясе белэн очрашу узды. Очрашу ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Марат Сәйфетдинов җитәкчелегендә узды. Чарада министрлык вәкилләре, "ГИСУ", "ТР Инвестиция-венчур фонды", "Водоканал" һәм башкалар вәкилләре катнашты.
13 сентябрьдә Биектау районында Коркачык авылында республика президент программа буенча төзелгән полиция участковыйлары өчен административ-торак комплесы ачылды.
Алабуга районында бер мәдәният учреждениесе артты. Костенеево авыл җирлегенә керүче Котловка авылының үз күпфункцияле үзәге барлыкка килде. Кирпечтән салынган капиталь бинаның мәйданы – 150 квадрат метр, монда 50 урынга исәпләнгән авыл клубы һәм китапханә урнашкан. Бу - исәбе буенча Алабуга районында республика программасы буенча җиткерелгән бишенче КФҮ. Күпфункцияле үзәкне ярты ел эчендә салып бетерделәр. Аны финанслауга 7,5 миллион сум акча бүлеп бирелде.
13 сентябрьдә Яшел Үзән муниципаль районында республика президент программа буенча төзелгән полиция участковыйлары өчен административ-торак комплесы ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Балтач муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Бүген " Казан ярминкәсе "XVIII Халыкара Көзге төзелеш форумы ачылды. Ачу тантанасында сәламләү сүзе белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.