ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

16-нчы сентяберьдә ТР төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министырлыгында "Татарстан Республикасының Иң яхшы сметачысы" конкурсын йомгаклау узачак".

ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү Үзәге сайтында торак-коммуналь уңайлыкларның тарифлары үсеше буенча сорау үткәрә.

“Заречная” КНС төзелешен башлау бу елның октябрь аенда булыр дип көтелә, ә инде 2017 елның өченче кварталында аны тапшырырга планлаштырыла. 


12
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Чистай ЗТИ карамагындагы Аксубай, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында 2016-2017 еллардагы җылыту чорына 1366 күпфатирлы торак йортны әзерләү таләп ителә иде, аларның 527 се – үзәктән җылытыла һәм 839ы – шәхсән җылытыла. Аталган барлык торак йортлар буенча 2016-2017 еллардагы җылыту чорында эксплуатацияләү буенча әзерлек паспортлары тапшырылды. Үзәктән җылытыла торган торак йортлар буенча юдыру һәм һава кудыру актлары тапшырылды.


10
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген 67-нче яшендә Виталий Логинов - Татарстанның архитекторлар һәм проектчылар идарәсе берлеге рәисе вафат булды. Аның вакытсыз вафат булуы белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы туганнарына һәм якыннарына тирән кайгыларын уртаклашу сүзләрен белдерделәр. 

Татарстанда җылылыкны икенче атнада җибәрелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сүз барды.

 

Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы булган. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәт алган.


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген төзелеш өлкәсе һәм торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре буенча, И. Э. Фәйзуллин рәислегендә, РФ Федераль Җыены дәүләт Думасы депутаты А. Г. Сидякин катнашында, киңәйтелгән киңәшмә узды.

Түбән Кама ш., Кораб урамы буенча 29 санлы йортның 72 санлы фатирында яшәүченең диварларда күгәрек булуга карата мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре, йортны карап тотуның һәм ремонтлауның канәгатьләндерерлек булмавы өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Южное” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. ТКЗТИ күрсәтмәсен билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, аны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәренең җәмәгать судьясы тарафыннан “Южное” ТКХ ИК ҖЧҖ карата 10 000 сум күләмендә штраф салыну турында карар чыгарылды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән 5-нче августтан алып 5-нче сентябергә кадәр коррупциягә каршы көрәш проблемасы буенча халыкны сораштыру узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International