“Заречная” КНС төзелешен башлау бу елның октябрь аенда булыр дип көтелә, ә инде 2017 елның өченче кварталында аны тапшырырга планлаштырыла. “Заречная” КНС төзелешенең беренче этабы “Водоканал” МУП инвестиция программасы хисабына башкарылачак. Станцияне тулысынча автоматлаштыру һәм югары технологияле заманча насос һәм фильтрлы җиһазлар белән тәэмин итү көтелә, болар исә һава һәм җирне пычратмаска мөмкинлек бирәчәк.