13 сентябрьдә Биектау районында Коркачык авылында республика президент программа буенча төзелгән полиция участковыйлары өчен административ-торак комплесы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров, Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар катнашты. Рөстәм Кәлимуллин: участок полиция хезмәткәренә эшендә уңышлар телим, яңа йортта исән-имин яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын!-диде ул.