Алабуга районында бер мәдәният учреждениесе артты. Костенеево авыл җирлегенә керүче Котловка авылының үз күпфункцияле үзәге барлыкка килде. Кирпечтән салынган капиталь бинаның мәйданы – 150 квадрат метр, монда 50 урынга исәпләнгән авыл клубы һәм китапханә урнашкан. Бу - исәбе буенча Алабуга районында республика программасы буенча җиткерелгән бишенче КФҮ. Күпфункцияле үзәкне ярты ел эчендә салып бетерделәр. Аны финанслауга 7,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу вакыйганы авыл халкы 20 ел көтте. Чөнки нәкъ менә шул гомер бәйрәм уздырырлык һәм концертлар карарлык клуб авылда юк иде. “Мин бу бина беркайчан да буш тормасын дип теләр идем: балалар урамда трай тибеп йөрмәсеннәр, монда килсеннәр, түгәрәкләргә йөрсеннәр. Авылда тормыш кайнасын. КФҮ төзү безнең Президентыбыз ярдәме, аның тоткан позициясе белән мөмкин булды. Безнең районда барысы 30дан артык Президент программасы гамәлгә ашырыла. Болар - клуб, универсаль спорт мәйданчыклары, юллар, парклар һәм скверлар төзү, мәктәпләр ремонтлау һәм башкалар”,- дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Геннадий Емельянов тантана вакытында авыл кешеләренә. Монда яшьләргә дә, өлкән буын вәкилләренә дә вакытны күңелле һәм файдалы уздыру өчен мөмкинлекләр ачылды. Ә бит элек бәйрәмнәргә без күрше авылга бара торган идек”,- диләр Котловка авылында яшәүчеләр.