22 сентябрьдә Казанда проектчылар, архитекторлар, инженерлар һәм белгечләрнең энергетика өлкәсендә конференция узачак. Чара "Сен-Гобен" дөньякүләм җитештерү компаниясе инновацион төзелеш карарлары, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы белән берлектә уздырылачак. Конференциядә катнашучыларның, фикер алышырга мөмкинлеге булачак: инновацион төзелеш материаллары ярдәмендә биналарны ничек төзү һәм реконструкцияләү; җиңел, әмма ныклы гипсокартоннан ясалган перегородкалар булдыру, торак төзелешендә, шулай ук оптималь звукоизоляцияле, акустистикалы һәм эстетик мохит урыны булдыру хакындагы мөһим мәсьәләләр. Булу көне, вакыты һәм урыны: 2016 елның 22 сентябре, башы 12:30да. Казан шәһәре, Чехов урамы, 28 (Дәүләт унитар предприятиесе, "Татинвестгражданпроект", актлар залы).