Казан тулай тораклары капиталь ремонт программасына кертелгән

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Казан тулай торакларында капиталь ремонт үткәреләчәк, гомумкуллану урыннарында сантехника һәм аш-су бүлмәсе җиһазларын алыштыралар, дип белдерде бүген мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру тарихында беренче тапкыр тулай торакларда киңкүләмле ремонт ясала дип сөйләде ул. "2017 елда тулай торакларны капиталь ремонтлауга керешәбез. Без гомум кулланылыштагы урыннарны, коридорларны, түбә һәм фасадны инженер системасын ремонтларга планлаштырабыз. Моннан тыш, ремонт барышында аш-су бүлмәсе җиһазлары алыштырылачак", - дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.

Республика башкаласында хәзер берьюлы ике программа - торак йорт капиталь ремонты һәм ишегалларын төзекләндерү тормышка ашырыла.

Киләсе елда Башкарма комитет бу юнәлештәге эшләрне дәвам итәчәк, дип ышандырды Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТКХ комитеты рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International