Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда (Халитов ур.) «ЦемМаркет» күп функцияле сәүдә-логистика комплексын ачу тантанасында катнашты.
Түбән Кама шәһәрендә 12 катлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
Төзелеш комплексы бүген - республика икътисадый үсешенең нигезе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пирамида" комплексында үткән Төзелеш көненә багышланган бәйрәм чарасында белдерде.
2016 елның май аенда Спас районының Болгар шәһәрендәге “Шеронова 23” ТМШ карата урынга чыгып үткәрелгән планлы тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турындагы күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә тора.
17-нче августта Татарстан Республикасының иҗтимагый палата әгъзасы һәм "ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" белән торак-коммуналь секторы сораулары буенча халыкны кабул итү узды.
2016-нчы елның 12-15-нче октяберендә Россиянең Сәнәгать һәм Сәүдә министрлыгы катнашында АНО "Муниципаль өлкәдә җитәкчеләр клубы" һәм КВКО "Алмаз-Антей" Кырымда V - нче Муниципаль Форум үткәрәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды.
Татарстанда 2016 елда социаль ипотека программасы буенча 193 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Түбән Кама шәһәренең Сөембикә урамы буенча 61 санлы торак йортта яшәүченең кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча ОДН өчен законсыз түләү хисаплауга карата мөрәҗәгатен карап тикшергәндә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелә торган коммуналь хезмәт күләмен бүлү тәртибе өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре таләпләре бозылу очрагы ачыкланды, бу таләпләр нигезендә хисап чорында йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтнең күләме коммуналь хезмәтне куллану нормативларыннан чыгып хисапланган күләмнән артык була алмый.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына барды. Анда «Агыйдел» мәдәният йортына капиталь ремонт йомгаклары белән танышты.