Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына барды. Анда «Агыйдел» мәдәният йортына капиталь ремонт йомгаклары белән танышты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Актаныш авылының төзекләндерелгән яр буен ачу тантанасында катнашты. Ял итү зонасына кергән җирдә сквер символы – аккош урнаштырылган. Территориядә фонарьлар, урындыклар һәм урналар куелган, буада яктырткычы булган егерме метрлы фонтан бар. Балалар өчен уйнау комплексы корылган, өлкәнрәкләр өчен – төрле тренажерлары белән спорт мәйданчыгы төзелгән.
Актаныш халкын шушы тантанлы вакыйга белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республиканың һәр районында һәм шәһәрендә ял парклары ачыла, су саклау зоналары төзекләндерелә.
«Сез бик матур урын сайлагансыз. Без сезнең белән бергә шатланабыз. Монда эш күп әле, башлангычы шәп, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Республика җитәкчелеге үзенә авыл халкы өчен шәһәрнекеннән кайтыш булмаган уңай шартлар тудырырга дигән максат куйды».