Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районына эш сәфре кыла. Әгерҗе шәһәрендә аның катнашында 300 урынга исәпләнгәнһәм татар шагыйре, драматургы һәм композиторы Ләбиб Айтуганов исемен йөрткән мәдәният йорты ачылды.
Чаллы зонасы торак инспекциясе, “Камстройсервис” ТЭИ ҖЧҖ, “ВолгоПромСтрой” ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә, 2016 елгы адреслы программа буенча капиталь ремонт барышын тикшерүгә бәйле рәвештә Чаллы ш. Татарстан урамындагы 23/126 санлы күпфатирлы торак йортны тикшерде.
Бүген Азнакайда ике яңартылган иҗтимагый урынны - Кара елга яр буен һәм Җиңү паркын - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.
ТР Президентын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры коллеголарын һөнәри бәйрәмәне белән котлады
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 679 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 417 мең сумлык 360 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Бүген Бөтенроссия "Һөнәре буенча иң оста" һөнәри осталык конкурсының, республика этабының "Иң яхшы бетончы" номинациясендә йомгаклау өлеше узды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың Минзәлә районында булып ике объектны ачты. Районга тарафына сәфәрен Ф.Мөхәммәтшин Әтрәкле авылыннан башлады.
Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016-2017 елларда җылыту чорына әзерлек барышын тикшерүгә бәйле рәвештә Ш.Усманов урамы буенча 71, 83 санлы күпфатирлы торак йортлар тикшерелде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды: баскыч мәйданнарында диварларның һәм түбәләрнең буяу һәм фактура өслекләре купкан, подвалларда инженерлык коммуникацияләренең җылылык изоляциясе өлешчә җимерек, подвал биналары чүп-чар белән тулган, ябулы урыннарны үткән урыннарда торбаүткәргечләр тирәли тыгызсызлыклар эшләнмәгән һ.б.
2016 елның 11 августында "ҖЧҖ Казжилкомсертификации" Торак-коммуналь хуҗалык уку үзәгендә "2016 елның иң яхшы сантехнигы” һөнәри конкурсында I нче һәм II нче этапларга йомгак ясадылар.
Бүген Алабугада яңа универсаль спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачтылар. Спорт мәйданчыгы республика программасы буенча җиткерелгән. Аны төзү шушы елның февралендә башланып китте. Әлеге спорт объектының бәясе – 3,5 миллион сум.