Бүген Алабугада яңа универсаль спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачтылар. Спорт мәйданчыгы республика программасы буенча җиткерелгән. Аны төзү шушы елның февралендә башланып китте. Әлеге спорт объектының бәясе – 3,5 миллион сум. Быел Алабугада тагын биш универсаль спорт мәйданчыгы ачу күздә тотыла: болар – 5нче санлы мәктәп янында, Үзәк стадион тирәсендә, психо-неврология интернаты территориясендә һәм Колосовка авылында. Бу мәйданчыклар мини-футбол, баскетбол уйнау өчен җайлаштырылган, анда урам тренажерлары да эшләп торачак. Мәйданчыкны ачу Бөтенрәсәй физкультурачы көненә туры китереп эшләнде. Әлеге бәйрәм кысаларында шимбә көнне Алабуганың спорт объектларында ачык ишекләр көне узачак.