"2016 елның иң яхшы сантехнигы" һөнәри осталык конкурсы

2016 елның 12 августы, җомга

2016 елның 11 августында "ҖЧҖ Казжилкомсертификации" Торак-коммуналь хуҗалык уку үзәгендә "2016 елның иң яхшы сантехнигы” һөнәри конкурсында I нче һәм II нче этапларга йомгак ясадылар. I нче этабы – өй биреме – торак йортның санитар-техник үзәкләре фрагментлары макеты, һәм "Сантехникларның игелекле гамәлләре” дигән видеоролик,II-нче этап – теоретик белемнәрне тикшерү. Конкурс комиссиясе башлангыч нәтиҗәләр ясады.

Конкурс комиссиясе эшендә экспертлар буларак Галеев Р.Д. - Казандагы ЖКХ ИКМО комитеты председателының киңәшчесе, Региональ коммерцияле булмаган партнерчы узен тәртипкә салучы оешманың директоры катнаштылар. Барлык катнашучылар конкурсантларның яхшы әзерләнгәнен билгеләп үттеләр һәм конкурс барышында булган әзерлек һәм оештыру эшләренә югары бәя бирделәр.

III-нче конкурсның финаль этабы - практик биремнәр үтәү үткәч ахыргы нәтиҗәләр 2016 елның 25 августында ясалачак. Финал ЖКХ Уку үзәгендә Чистай урамы, 63. адресы буенча узачак. Барыгызны да финалга чакырабыз! Катнашучыларга сезнең ярдәмегез бик мөһим!

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International