Фәрит Мөхәммәтшин Минзәлә районында фельдшер һәм ветеринария пунктлары ачты

2016 елның 12 августы, җомга

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың Минзәлә районында булып ике объектны ачты. Районга тарафына сәфәрен Ф.Мөхәммәтшин Әтрәкле авылыннан башлады. Татарстан парламенты башлыгын әлеге сәфәрдә Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде. Әтрәкле халкының төп шөгыле – терлекчелек. Ике хуҗалыкта гына да 4,5 мең баш  мөгезле эре терлек асрала. Шуңа күрә Фәрит Мөхәммәтшин ачкан фельдшерлык пункты авыл халкы өчен бик мөһим. “Ул эре мөгезле терлекнең баш санын арттырырга ярдәм итә, - дип саный Әтрәкле ветеринария пункты мөдире Илгизәр Камалов. - Хәзер үк тә хуҗаларның күбесе терлекне сирәк чала, яшь терлекләр үрчетү белән шөгыльләнә”. Әлеге пункт исә 18 авыл терлегенә һәм «Заиковское» белән «Николаевское» кебек эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Калтак авылында фельдшерлык-акушерлык пункты ачты. “Республикада 350ләп модульле ФАПлар файдаланышка тапшырылды, ә район буенча алар - 10. Тулаем алганда, Татарстанда медицина бик югары дәрәҗәдә, Казанда бик катлаулы медицина операцияләре ясыйлар. Ләкин ул менә мондый авыл медпунктларын, беренчел медицина звеносын алыштырмый, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. – Авылларда, кешеләр китәргә теләмәсен өчен, бөтен шартлар да булдырылырга тиеш”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International