2016 елның 31 маенда ТР Прокуратурасы белән килештерелгән, “Шеронова 23” ТМШ карата урынга чыгып үткәрелгән тикшерү барышында Болгар ш. Шеронов урамы буенча 20 санлы күпфатирлы торак йортны һәр яклап карау нәтиҗәсендә Чистай ЗТИ консультанты тарафыннан Федераль төзелеш агентлыгының 27.09.03. № 170 Карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын күпсанлы бозу очраклары ачыкланды, әйтик, фундамент күперчекләре бозылган, торак йортның цоколь өлешендә тышкы өлеше һәм кирпеч өеме җимерек, чорма һәм подвал биналары чүп-чар белән тулган, баскыч мәйданнарында тәрәзәләр һәм подъездларга керү ишекләре төзек түгел, җилләткечләрнең терәк торбалары массакүләм җимерек, электр җайланмалары тиешенчә файдаланылмый.
РФ Президенты 2016 елның 16 май көне үткәрелгән социаль-икътисади үсеш максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Комиссия Утырышында билгеләнгән Россия Федерациясе халкынына региональ һәм муниципаль идарә органнарының төзелеш, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә эшләре турында тулы мәгълүмат бирү максатына таянып ачык мәгълүмат агентлыгы "Россия Яңалыклары" һәм"Россиянең икътисади сәясәте" журналы редакциясе РФ стратегик проектлары һәм 2016 ел субъектларының программалары буенча "Россия һәм төбәкләре" исемендәге җыелма яңалык күзәтү формалаштыра.
Татарстан Республикасы төзелеш объектларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430 тикшерү уздырылган, барлыгы 5 млн. 926 мең сумга 150 карар чыгарылган.
"Алабуга" махсус икътисади зонасында, «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ, подряд оешмалары МИЗ СҖТ "Алабуга" ААҖ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП проект институты белән катнашында атналык киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Аляшев үткәрде. Киңәшмә барышында махсус икътисади зонасының инженер, транспорт һәм социаль инфраструктурасының объектларында проект һәм төзелеш эшләрен оештыру сораулары каралды.
Казанның Идел буе районындагы Сыртланова урамының 1985 елда төзелгән 20-нче номерлы күпфатирлы йортында капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.
30 май көнне идарә башлыгы республика киңәшмәсендә үткәрелгән чаралар турында хисап бирде. 2016 елның башыннан алып Татарстан республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе һәм дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен 430 тикшерү үткәрделәр. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 150 карар чыгарылган, гомуми суммасы - 5 млн. сум.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә узган очрашуларның нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырыла торган проектлар төзекләндерү тунындаТатарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре өчен киңәшмә узды.
Чаллы шәһәре Прокуратурасы тарафыннан, Чаллы зонасы торак инспекциясе белән берлектә, 2016-2017 еллардагы җылыту чорына әзерлек барышын, 2016 елгы Адреслы программа буенча капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, “Жилкомсервис” ҖКФ ҖЧҖ идарәлегендә булган торак йортлар (С.Сәйдәшев ур, 6б й., С.Сәйдәшев ур., 4а й.) карап тикшерелде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: урыны-урыны белән инженерлык коммуникацияләренә ревизия үткәрелмәгән; подвал биналарында торбаүткәргечләрне беркетмәләр кирәкле күләмдә түгел; керү төркемнәрендә һәм баскыч мәйданнарында буяу өслеге купкан; фундамент күперчегендә утыру, кителү җирләре бар; капиталь ремонт эшләре буенча журнал тутыру эшләре алып барылмый; куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелү турында тамгалар юк һ.б.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниянең вазифаи заты 8000 сум күләмендә РФ КоАП 7.22 ст. каралган административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча яңа спорт мәйданчыклары ачылды.
Яшүсмерләр клубларын капиталь төзәтү буенча президент программасы кысаларында яңа объектлар ачылды.