Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә узган очрашуларның нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырыла торган проектлар төзекләндерү тунындаТатарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре өчен киңәшмә узды. Чарада муниципаль берәмлекләр башлыклары, министрлык вәкилләре, КДАТУ проректоры Д. М. Кордончик, архитектура һәм дизайн институты директоры Е.И.Прокофьев, проектның кураторы, шәһәр төзелеше һәм авыл торак пунктларны планнаштыру кафедрасы доценты К.Р.Набиуллина, шулай ук студентлар һәм башкалар катнашты. Очрашуда КГАСУ университеның укытучылары һәм студентлары җәйге практика эшләрен проектлау чагында районнарга чыгу мәсьәләләре күтәрелде. Очрашудагы темаларының берсе муниципаль берәмлекләрдә архитекрута һәм шәһәр төзү өлкәсендәге кадрларны әзерләү, Татарстан Республикасының районнарына яшь белгечләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырырга кирэк булуы турында фикер алыштылар.