ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Мәктәпләр төзелеше” дигән яңа программага анонс ясады, ул 2016 елдан старт алачак. 

Яшел Үзән шәһәрендәге Королев урамы буенча 19 номерлы йортта яшәүчеләрнең “кайнар су белән тәэмин итү” коммуналь хезмәтенең канәгатьләндерерлек булмавына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011, № 354 карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең бозылу очракларын ачыклады. “Чулпан” ТМШ карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Торак инспекциясе карары нигезендә “Чулпан” ТМШ 7000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Күрсәтелгән җитешсезлекне бетерү турында “Чулпан” ТМШ күрсәтмә бирелде.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Зәй шәһәренең Нефтьчеләр урамы буенча 28 номерлы йортта яшәүче Ю.С. Брыкиннан аның мөрәҗәгате буенча оператив чаралар күрелү һәм инспекторның үз вазифаларына җаваплы караганы өчен рәхмәт хаты килде.

ТКЗТИ консультанты Н.Г. Козыреваның “Уңайлы Йорт” ТМШ идарәче оешмасына бирелгән күрсәтмәсе буенча Нефтьчеләр урамы буенча 28 номерлы йорт түбәсендәге җитешсезлекләр оператив рәвештә бетерелде.

Проект-смета документациясен тапшыру чорын тәмамлау һәм  "Татарстан Республикасында хәзерге вакыттагы этабында төзелештә бәяләр тудыру һәм сметада каралган актуаль мәсьәләләр" темасына багышланган семинарда катнашу теләкләрегез белән бәйле семинар 2016 елның 22 гыйнварына күчерелә.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел елгасының яр буе линиясе янындагы территорияне үстерү турында проектны эшләүчеләр белән сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, 2015 елның 22 нояберендә Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсе һәм Яңа Татар бистәсен карап чыкты һәм нәтиҗәдә берничә йөкләмә бирде. Беренчедән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының әлеге территорияне яр буе белән бәйләнештә торгызу концепциясен игътибарга алырга. Икенчедән, APUDG и IBFD Fund составында Россия-Малайзия консорциумы белән Яңа Татар бистәсен үстерү мастер-планын әзерләү мәсьәләсе буенча элемтә оештыру өчен эш төркеме булдыру. 


20
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

2015 елның 17-18 декабрендә Уфада "ТКХ үзгәрә" Бөтенроссия форумы үтте. Форумда Россиянең 80 субъектыннан 500 вәкил җыелды.


19
декабрь, 2015 ел
шимбә

Иннополис шәһәрендә социаль һәм ТКХ объектлар төзелеше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.

Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов, "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар озата йөрде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә авария хәлендәге йортлардан күчерелүче гражданнарга торак төзелешенә җитдирәк игътибар итәргә һәм гражданнар өлешләп инвестицияләр кертеп төзелүче объектларны тәмамлау эшләрен контрольдә тотарга өндәде. 


18
декабрь, 2015 ел
җомга

ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында республика оешмаларның Пермь өлкәсе оешмалары белән бәйләнешләр мөмкинлекләренә багышланган киңәшмә үтте.

“Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген башкару кагыйдәләрен бозган” өчен РФ КоАП 7.23.3 ст. 1 өлеше нигезендә Чаллы шәһәрендәге “Автозавод идарәче компаниясе” МУП карата Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, бозулар, аерым алганда, түбәндәгеләргә кагыла: күрсәтелгән идарәче компаниядә берләштерелгән диспетчерлык һәм авария хезмәтләре, шулай ук җитешсезлекләрне һәм инженерлык җайланмаларындагы төзексезлекләрне оператив рәвештә бетерүгә карата заявкаларны кабул итү һәм аларның башкарылуын исәпкә алу буенча махсус дәфтәрләр юк. Тикшерү үткәрү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International