Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә авария хәлендәге йортлардан күчерелүче гражданнарга торак төзелешенә җитдирәк игътибар итәргә һәм гражданнар өлешләп инвестицияләр кертеп төзелүче объектларны тәмамлау эшләрен контрольдә тотарга өндәде.
Киңәшмә республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, торак һәм социаль объектлар төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга багышланды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елның 18 декабре мәгълүматларына караганда, республикада 2 млн. 333,1 мең кв. метр торак төзелгән, бу еллык биремнең 93 процентын тәшкил итә.
Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында 331 торак бинага Дәүләт торак фонды милек хокукы турындагы таныклык алган, барлык торак биналарга ТР милек хокукын теркәүгә документлар тапшырылган.
18 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, 5 яки аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен билгеләнгән 45 сертификатның 41 е гамәлгә ашырылган.
Күп фатирлы инвестицион торак төзелеше программасы төгәлләнү дәрәҗәсендә, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин, калган күләмнәрнең күбесе Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә.
2015 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча планның 421,3 мең кв. метрыннан 232,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Быел арендага торак төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 33 мең 83 кв. метр булган 8 йорт файдалануга тапшырылган.
“Иннополис” шәһәрендә гомуми мәйданы 8 мең 372 кв. метр мәйданлы 145 фатирга исәпләнгән 4 йорт төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган.
Бөек Ватан сугышы ветераннары торак шартларын яхшырту программасы буенча 361 ветеран федераль субсидия алган. 118 ветеран икенчел базардан фатирлар сайлаган, 131 е яңа торакка күчерелгән, 112 ветеран төзелә торган йорттан фатирлар караган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук, 2016 елда 8 муниципаль берәмлектә полициянең участок вәкаләтлесе өчен хезмәт торагы төзелеше программасы буенча 18 административ-торак комплексы төзелеше планлаштырылган. 10 комплекс республика бюджеты исәбенә, ә 8 е муниципаль берәмлекләр бюджеты исәбенә төзеләчәк.
18 декабрьгә булган мәгълүматларга карганда, 2015 елның өч республика программасы – ТР да беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү программасы, универcаль спорт мәйданчыклары төзү программасы, полициянең участок вәкаләтлесе өчен хезмәт торагы төзелеше программасы тулысынча төгәлләнгән.
2015 елда балалар бакчасы төү программасы буенча 73 объектның 71 ендә төзү-монтажлау эшләре төгәлләнде, дип белдерде министр. Балалар бакчаларын ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча 16 объектта, өстәмә төркемнәр ачу белән бәйле капиталь ремонт эшләре барлык 38 объектта да төгәлләнгән.