Татарстан Президенты Яңа Татар бистәсен үстерү концепциясе авторлары белән очрашты

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел елгасының яр буе линиясе янындагы территорияне үстерү турында проектны эшләүчеләр белән сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, 2015 елның 22 нояберендә Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсе һәм Яңа Татар бистәсен карап чыкты һәм нәтиҗәдә берничә йөкләмә бирде. Беренчедән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының әлеге территорияне яр буе белән бәйләнештә торгызу концепциясен игътибарга алырга. Икенчедән, APUDG и IBFD Fund составында Россия-Малайзия консорциумы белән Яңа Татар бистәсен үстерү мастер-планын әзерләү мәсьәләсе буенча элемтә оештыру өчен эш төркеме булдыру. 

Очрашуда шәһәрне планлаштыру кысаларында сәнәгать зоналарын үстерү мәсьәләләре каралды, дөньяда сәнәгать зоналарын һәм яр буе территорияләрен торгызу тәҗрибәләре тәкъдим ителде, шулай ук ТР Хөкүмәте һәм консорциум арасында Яңа Татар бистәсен торгызу концепциясен эшләү буенча килешүне әзерләү мәсьәләләре турында сүз барды. 

Очрашуда APUDG идарә директоры һәм архитекторы Нурлиза Хашим, Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Әбделганиев, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International