ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Иске Писмән авыл җирлегендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантаналы йолада район башкаласы Рягәт Хөсәинов, ҮРХ баш табибы Наил Нигматуллин, шәһәр хезмәтләрнең вәкилләре һәм җирле халык катнашты.

31
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда «Салават күпере» торак комплексында булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТРның Әгерҗе муниципаль районында яңа мәктәп һәм күп функцияле үзәк ачылышында катнашты. 
Бүген Зеленодольскта «Киләчәк» («Будущее») балалар бакчасы ачылды. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы - Зеленодольск мэры Александр Тыгин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында «Заман» сәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләре комплексын төзү нигезенә тантаналы рәвештә капсула салынды, анда, төзелешне башлауга багышлап, киләчәк буыннарга аталган хат та бар иде.

29
август, 2015 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә капиталь ремонттан соң «Кояш нуры» яшүсмерләр клубын ачты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.


Татарстан Республикасында 2015 елның 28 августына 1 млн. 495,2 мең кв. м. торак сафка кертелгәнягъни еллык биремнең 62,3 проценты. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 102 мең кв. м. тәшкил иткән 87 йорт тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

28
август, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Павлюхин урамында урнашкан “Алтын дага” торак комплексында булды. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиковның бүген республиканың Тукай районына эш буенча сәфәре барышында республика программалары кысаларында ике бистәдә төзелгән объектлар – Сосновый Борда 80 урынлык балалар бакчасы һәм Комсомолецта 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк ачылды.
Сәләмәтлек саклау министры Адель Вафин бүген Бөгелмә мэры Линар Закиров белән Бөгелмә районында социаль-мәдәни билгеләнгән объектлар ачылуында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International