Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Яшел Үзәндә яңа балалар бакчасы ачты

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген Яшел Үзәндә «Киләчәк» («Будущее») балалар бакчасы ачылды. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән районы башлыгы - Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

Яңа балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, аның төзелешенә 140 млн. сум тотылган. Балалар бакчасында 13 төркем эшләячәк. Анда музыка һәм спорт заллары, логопед кабинеты, татар теле төркеме, 10 спорт-уен мәйданчыгы һәм башкалар бар. Моннан тыш, балаларда инженер-техник күнекмәләр тәрбияләү өчен балалар бакчасында «Космик разведчик» проекты гамәлгә ашырылачак.

«Бүген бу шәһәр тарихында мөһим вакыйга – без мондый зур балалр бакчаларын алай ук еш ачмыйбыз. Ике ел эчендә дүрт балалар бакчасы – зур, матур, барлык инновацион хәл ителешләре бар, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Асылда кеше шәхес буларак 7 елда формалаша, шуңа күрә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар үсеше өчен мөмкин кадәр файдаланылырга тиеш».

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, республикада мәгариф системасына һәм аның матди-техник базасына зур игътибар бирелә. Ул искәрткәнчә, быел 75 балалар бакчасы төзеләчәк.

«Алар барысы да бөтендөнья дәрәҗәсендә. Минемчә, безнең балалар конкуренциягә сәләтле булсын өчен бүгенге таләпләргә туры килергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 253 бала бу бакчага алынган инде.

«Иң мөһиме – сез тәрбияләүнең югары стандартларын сайлагансыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International