Бөгелмә районында күп функцияле үзәк һәм фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2015 елның 28 августы, җомга
Сәләмәтлек саклау министры Адель Вафин бүген Бөгелмә мэры Линар Закиров белән Бөгелмә районында социаль-мәдәни билгеләнгән объектлар ачылуында катнашты.
Соколка авыл җирлегендә күп функцияле үзәк ачылды, аның составында авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты, библиотека. КФҮ төзелеше республика программа буенча Соколко авылында 2015 елның май аенда башланды, 11,5 млн сум тотылды. Күп функцияле үзәкләр районда дүрт - Березовка, Акбаш, Соколко һәм Иске Сумароково авылларында.
Күп функцияле үзәк ачылудан соң Иске Исаково авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аның төзелешенә һәм төзекләндерүенә республика бюджетыннан 2,5 миллион сум, Бөгелмә районы бюджетыннан тагын 450 мең сум бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International