ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2015 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан төзелеш объектларында 31 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән, 21 - авыр җәрәхәтләнүгә, ә 10сы үлемгә китергән. 

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 702 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 14,2 млн. сумлык 430 карар чыгарылган. 7,2 млн. сумлык штраф алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 



31
июль, 2015 ел
җомга
Бүген Белоглазов урамындагы 145 нче йортта шатлыклы вакыйга булды - йортта торучылар ишегалды бәйрәмен уздырдылар.Сәбәбе - йортта капиталь ремонт тәмамланды.
Бүген Менделеевск шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча төзелә торган ААҖ "Аммоний" комплексында җибәрү-көйләнү эшләр башкару, башкарма-техника документацияне куллануга тапшыру, төзелеш мәйданчыгында хезмәт саклау, куркынычсызлык техника таләпләрен үтәү мәсьәләләре каралды.
Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбарсаы Аляшев Ю.Л.,ААҖ "Аммоний" Директорлар Советы Рәисе Ханбиков Р.С., ААҖ "НИИК" Директорлар советы рәисе Есин И.В., ААҖ"Аммоний"генераль директоры Шевченко С.И., «Sojitz Corporation», CNCEC чит ил оешма вәкилләре һәм төзелештә катнаша торган подряд оешмалар җитәкчеләре катнашты.
2015 елның 31 июлендә Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында җитештерү һәм куллану калдыклары турында закончылык мәсьәләсе һәм  шулай үк калдыклар белән эшләү системасы белән идарә итү яңа принциплары буенча киңәшмә үткәрелде.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Уку планы буенча "ТКХ Мастеры" курсында29.07.22015 елда  "ТКХда низагсыз аралашу психологиясе" тема буенча укулар үтте. Укулар максаты - ТКХда конфликт белән идарә итү мөмкинлек позиициясен формалаштыру.Укуда низаг төшенчәсен,аның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен һәм аралашуның конструкциягә яраклылыгын үстерү мәсьәләләре каралды.Тыңлаучылар белән низаглы хәлләрне сүтү һәм низагсыз аралашу методлары буенча тренинг үткәрелде.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында министр урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә Иҗтимагый совет утырышы узды.
Биектау район үзәгендә һәм Березовка авылында яшәүче балалы гаиләләрне быел куанычлы вакыйга көтә. Сентябрь башында ук инде Биектау станциясендә балалар бакчасы 220 балага үз ишекләрен  ачачак. Березовкада  да 80 балага  күптән көтелгән юлламалар эләгәчәк. Бу көннәрдә түбә ябу эшләре тәмамланып килә. Җәй ахырына  кадәр  бизәү  эшләрен төгәлләү һәм су, җылылык  торбалары  уздыру планлаштырыла.  
Соңгы елларда Биектау районы зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Спорт корылмалары, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары торгызыла, юллар салына. Торак йортларга аеруча зур игътибар бирелә. 2010 елдан бирле  районда 200 мең квадрат метрдан күбрәк  торак мәйдан сафка бастырылды.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Менделеевск шәһәренең Тукай урамдагы 3 нче торак йортның ишегалдында гражданнар җыены узды.
2015 елда районындагы ике торак пунктында полиция хезмәткәрләре эш офислары гына түгел, ә уңайлы һәм җыйнак фатир та алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International