Белоглазов урамында капиталь ремонт төгәлләнүен ишегалды бәйрәме белән билгеләделәр

2015 елның 31 июле, җомга
Бүген Белоглазов урамындагы 145 нче йортта шатлыклы вакыйга булды - йортта торучылар ишегалды бәйрәмен уздырдылар.Сәбәбе - йортта капиталь ремонт тәмамланды. 
Йорт 1962 елда куллануга кертелде.Капиталь ремонт республика президент программа буенча башкарылды. ЧҖҖ "Экология Төзү К" оешмасы белән 2015 елда бинаның ал ягын җылытты. Узган елда бинада электрмонтаж эшләре уәды.Капремонт сыйфатлы итеп һәм вакытында тәмамланды.
Ишегалды бәйрәмендә йорт торучыларны һәм подряд оешманың хезмәтчеләрен котладылар. Торучылар шәһәр җитәкчелеген рәхмәтләделәр.

Белешмә
Президент программасы буенча 5 нче ТИҮ территориясендә 26 бина ремонтланды. Нәтиҗәдә 472 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырттылар.
2014 елда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча яңа программа башланды,ул 2043 елга кадәр расланган.2014 ел эчендә 793 бина ремонтланды.
Кризиска карамастан 29 репсублика президент уникаль программалар эшен дәвам итәләр. 2015 елда 68% республика бюджет чыгымнары социаль бурычларны карар итүенә юнәлде, шулай үк күп фатирлы йортларда капиталь ремонт башкаруга.
Әлмәт районында 7 ел эчендә капремонт 383 бинада ясалды. 45 мең халкының тору шартлары яхшырды. Ел азагына кадәр шәһәрнең 34 йортында капремонт эшләре тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International