Җитештерү һәм куллану калдыклары турында закончылык мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрелде

2015 елның 31 июле, җомга
2015 елның 31 июлендә Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында җитештерү һәм куллану калдыклары турында закончылык мәсьәләсе һәм  шулай үк калдыклар белән эшләү системасы белән идарә итү яңа принциплары буенча киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмә нәтиҗәсендә  Татарстан Республикасының калдыклары белән эш итү территориаль схемасын эшкәртү мәсьәләсе буенча эш төркемен формалаштыру карары кабул ителде. Төркемгә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Ростабигатьнадзоры Идарәсе, Роскулланунадзор Идарәсе вәкилләре һәм башкалар керәчәк.
Каты көнкүреш калдыклар белән эш итү комплекс системасын оештыру проекты 2030 елга кадәр расланган Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш Стратегиясендә чагылдырылган дип билгелибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International