ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның  21-24 апреленә кадәр ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казанның башкарма комитеты, ТР Төзүчеләр союзы ярдәмендә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә 20 Халыкара махсус күргәзмә "ВолгаСтройЭкспо" үтәчәк.
ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикше региональ үзәге Татарстан Республикасында һәм Казанда күпфатирлы торак советын укыту буенча эш башлап җибәрде.

11
апрель, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәм ТР буенча Хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 317 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозу өчен 4 млн. 664 мең сумга 156 карар чыгарылган.  Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


10
апрель, 2015 ел
җомга
ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков һәм "Үсеш һәм тышкы икътисад эшчәнлеге банкы" (Тышкыикътисадбанкы) җитәкчесе  В.А. Дмитриев  "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча комплекс ААҖ "Аммоний" төзелеш мәйданчылыгына эш визиты ясадылар. Алар комплексны төзү барышы белән таныштылар һәм проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча республика штаб утырышында катнаштылар.
Бүген  "Алабуга" махсус икътисади зонада ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрде.Киңәшмәдә инженерия,транспорт һәм иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
"РИТҮ-ПрофСтандарт" һәм Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты 2015 елның 5 маенда "2015 елда коммуналь сферадагы оешмаларында тарифларын көйләү мәсьәләләре" темасына семинар оештыра.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 ел Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына бик әһәмиятле.Ике тарихи дата - КДАТУга 85 һәм төзелеш мәгарифенә 125 яшь.
«РИТҮ-ПрофСтандарт» һәм Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе 2015 елның 23 апрель аенда "Канунчылыкта үзгәрешләрне исәпкә алу белән торак-коммуналь уңайлыклар күрсәтүтәртибе һәм 
кагыйдәләр" тема буенча семинар оештырачак.

Укыту программасы, гариза

1 июля яңартылган завод ачылачак.Аның көче елга 150 мең квадрат метр торак тупларга мөмкин.Республика хөкүмәтенең планында - Татарстанда индустриаль төзелешнең күләмен 600-700 мең квадрат метрга күтәрергә.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Казанда хәзерге елда "Россия гаиләсенә торак" программа кысачаларныда 368 мең квадрат метр биреләчәк, бер торак метрның бәясе 35 меңнән артык булмаячак.Бу турында Казанда Россия Төзелеш министрына "Салават Күпере" торак комплексын визиты вакытында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International